2023 елның 16 мартында “Боз озату” интерактив чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 16 мартында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.Ш. Сагирова тарафыннан «Елга буендагы шәһәр» музеенда«№1 Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 2 сыйныф укучылары өчен «Гөрләвекләр шаулаган чак» «Боз озату» интерактив чарасы уздырыла.
Бурычлар: балаларны татар халкының онытылган традицияләре белән таныштыру, балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларны кәгазь кораблар ясарга өйрәтү.
Гөрләвекләр акканны карарга елга ярына картлардан алып балаларга кадәр барлык кешеләр чыга иде. Йөзүче бозларга салам җәеп яндырганнар. Язгы зәңгәр эңгер-меңгердә бу йөзүче ялкын ерактан күренә иде. Чарада балалар бу бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, яңа татар сүзләрен өйрәнделәр, кәгазь корабль ясарга өйрәнделәр. Чара ахырында корабны суда сынап карадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек