2022 елның 14 гыйнварында “Тылсымлы иске Яңа ел” чарасы

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2022 нче елның 14 нче гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре В. Н.Главнованың «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда «Тылсымлы иске Яңа ел» дип исемләнгән мәгълүмати – күңел ачу чарасы үткәрелде.
14 гыйнварга каршы төндә Россиядә һәм дөньяның кайбер башка илләрендә «Иске Яңа ел» – рәсми булмаган, әмма халыкта яраткан бәйрәм.
Иске Яңа елны бәйрәм итү традициясе ике календарьның: Юлиан календаре – “иске стиль” календаре һәм григориан календаре – “яңа стиль” календареның таралуы белән бәйле. Бу XX-XXI гасырларда 13 көн тәшкил итә, шуңа күрә иске стиль буенча Яңа ел 13-14 гыйнвар төнендә билгеләп үтелә.
Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында ишеттеләр, «Иске Яңа елны каршылау» дигән видеоролик карадылар, әлеге бәйрәмне тагын нинди илләрдә бәйрәм итүләрен белделәр.
Балалар бу бәйрәм белән бәйле сынамышлар белән таныштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек