2020 елның 21 февралендә «Бөтендөнья экскурсовод көне»темасына лекция

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 21 февралендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Храмова Г.К. «Бөтендөнья экскурсовод көне» дигән темага “Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Болгар шәһәренең 1нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 5 нче сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде.
Ел саен 21 февральдә дөньяның күп кенә шәһәрләре, бигрәк тә туризм үзәге булган шәһәрләр Бөтендөнья экскурсовод көнен билгеләп үтә. Ул Бөтендөнья экскурсоводлар ассоциациясе (гидлар) – экскурсоводлар эшенең мөһимлеге турында киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирүне арттыру максатыннан оештырыла.
WFTGA 1985 елда экскурсоводларның беренче Халыкара конвенциясенә нигез салынган һәм хәзерге вакытта аның әгъзалары булып 70тән артык илдән 2 миллионнан артык кеше тора. Ә бәйрәм үзе 1990 елдан бирле билгеләп үтелә.
Балалар тема буенча мәгълүматны игътибар белән тыңлап, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы эшчәнлеге турында матур презентация карадылар. Аннан соң балалар җанлы әңгәмә корып, кайберәүләренә бу һөнәр кызыксыну уятты.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек