2020 елның 19-20 февралендә Музей-тыюлык хезмәткәрләре «Экскурсия хезмәтләре технологиясе»дип аталган өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 19-20 февралендә Музей-тыюлык хезмәткәрләре «Экскурсия хезмәтләре технологиясе»дип аталган өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары уздылар.
КФУның «Universum+» компетенцияләрен үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Наговицина Яна Николаевна, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының фәнни-методик бүлеге башлыгы Моратова Дарья Владимировна һәм экскурсовод-методист, ТР Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы Семенова Анастасия Александровна «Экскурсия: асылы, төп функцияләре. Экскурсияләрне классификацияләү», «Экскурсияне үткәрүнең методик алымнары: күрсәтмә һәм хикәя», «Экскурсияне әзерләү методикасы», «Экскурсоводлык осталыгы», «Экскурсиягә хезмәт күрсәтүгә дифференциацияләнгән якын килү», «Экскурсиянең технологик картасы», шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда гамәли дәрес үткәрделәр.
Белем бирү программасын үзләштерү барышында музей-тыюлык хезмәткәрләре квалификацияне күтәрү курслары кысаларында заманча белемнәргә ия булдылар һәм үзләренең һөнәри дәрәҗәсен арттырдылар.
Укулар иркен һәм дустанә шартларда, уңайлы һәм мавыктыргыч формада узды. Лекция ябылышында тыңлаучылар фәнне укытуның югары дәрәҗәсен билгеләделәр һәм алынган яңа белемнәрнең мөһимлеген ассызыкладылар. Укулар тәмамланганнан соң хезмәткәрләргә 36 сәгать күләмендә квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.
Хезмәттәшләребезне укуларын уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз, һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек