2021 елның 23 июлендә «Ел һөнәрчесе – 2021» конкурсына йомгак ясалды

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2021 елның 23 июлендә Казан Кремле территориясендә «Ел һөнәрчесе – 2021»республика конкурсына йомгак ясалды. Чара тормыш стиле-мәдәни код» I Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале кысаларында узды. Болгар музей-тыюлыгының экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Стрелов Александр Петрович «Сувенир» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
«Ел һөнәрчесе – 2021» республика конкурсы Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү, саклау һәм актуальләштерү максатларында беренче тапкыр үткәрелде. Конкурсны оештыручы-Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ.
Фестивальдә халык сәнгать һөнәрчелеге оешмалары, һөнәрчеләр, декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары, дизайнерлар, модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек