2020 елның 21 февралендә ТР Спас муниципаль районы Советының отчет сессиясе

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

 

2020 елның 21 февралендә Болгар шәһәренең Мәдәният йортында ТР Спас муниципаль районы Советының 47 нче утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан барлык кунаклар җирле җитештерүчеләрнең эшләнмә күргәзмәсе белән таныштылар. Болгар музей-тыюлыгы «Бөек Болгар кунаклары» фотокүргәзмәсен һәм балчыктан, гипстан һәм лозадан музей-тыюлык осталары ясаган кулдан эшләнгән сувенир эшләнмәләрен тәкъдим итте.
ТР Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов районның 2019 елгы нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары турында сөйләде. ТР Спас муниципаль районы Советы утырышы эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәли улы Вәлиев, Александр Анатольевич Чубаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Спас муниципаль районы советы утырышы ахырында иң яхшы оешма хезмәткәрләрен ТР Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды. Хезмәттәге югары казанышлары өчен музей-тыюлыкның фәнни хезмәткәре Җәмил Габдрахим улы Мөхәммәтшин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек