Фестивальне ачу тантанасы башланыр алдыннан, анда катнашучыларны Болгар ханы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Виктор улы Савинов һәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Рөстәм улы Җиһаншин сәламләде. Алар катнашучыларга хәрби рух, сәламәт көндәшлек һәм җиңүгә омтылыш, ә кунакларга яхшы ял һәм күтәренке кәеф теләделәр.
Уеннар вакытында катнашучылар сөңге ыргыттылар, герләр һәм гантельләр күтәрделәр, 50 м.га аучылык чаңгысында уздылар, печән салынган капчыкны арага ташладылар. Балалар « Болгар тиры», «Болгар көчләре», «Аучы», «Кар капчыгы», «Батыр сукмагы», «Кар өеме» кебек ярыш мәйданчыкларында көч һәм җитезлекне күрсәтеп кенә калмадылар, «Борынгы Болгар серләре» интеллектуаль конкурсында да үзләрен күрсәттеләр. Җанатарлар катнашучыларны кайнар алкышларга күмделәр, аларга фестивальнең барлык ярыш мәйданчыкларында да көч биреп тордылар.
Фестивальнең тантаналы ябылышында музей-тыюлык администрациясе Спас муниципаль районы МБУ «Олимп спорт мәктәбе», ТР Спас муниципаль районы «Спас тармак технологияләре техникумы», МББУ «Балалар иҗаты йорты» һәм МББУ «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укытучысы Дмитрий Александрович Никиташинга «Кыш Батыр» фестивален уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шуннан соң җиңүче игълан ителде. 12-14 яшьлекләр арасында беренче урыннарны ТР Спас муниципаль районының «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Сәлимова Алинә һәм МББУ «Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Китайцев Егор, 15-17 яшьлекләр категориясендә МББУ «Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Сәмигуллина Алия һәм МББУ «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Марянин Вадим яуладылар.
Абсолют батыр дип МББУ «1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 10 сыйныф укучысы Рачков Антон танылды. Җиңүчеләргә дипломнар, призлар һәм Болгар музей-тыюлыгына бару өчен бүләк сертификатлары тапшырылды .

 

Фото-отчет

 

 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу