28 апрель көнне Болгар ислам академиясе китапханәсендә Болгар музей-тыюлыгының «Музейлар урамы» бүлеге методисты Л. Ш. Сәгыйрова катнашында «Идел Болгариясе: өйрәнү һәм саклау тарихы» дигән чара узды.
Студентлар һәм мөгаллимнәр, Идел буе болгарларының бай мирасын һәм уникаль мәдәниятен өйрәнеп, тарих тирәнлекләренә чумдылар. Идел Болгарында һәм Алтын Урдада Ислам темасы аеруча кызыклы була. Багдадтан илчелекнең килүе тарихта онытылмас эз калдырган мөһим вакыйга булды.. Ислам диненең тыныч таралуын ассызыклау мөһим. Бу дин яңа җирләргә көчләү юлы белән түгел, ә «ышандыру сүзе»белән үтеп керә. Мондый алым яңа диннең инде булган мәҗүсилек традицияләре, беренче чиратта Тәңречелек белән гармонияле яшәвенә ярдәм иткән. Тыңлаучылар докладны игътибар белән тыңлаганнан соң, әлеге тема буенча актив сораулар бирделәр.
Чарада 21 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English