28 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү көннәрендә экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәрләре Мусина Г.М. һәм Галимуллина Н.Р. «Тукай-татар шигърияте кояшы»дигән театраль – экскурсия үткәрделәр. Анда 2 нче мәктәпнең 19 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.
Чара барышында балалар Тукайның катлаулы тормыш юлы һәм кыска иҗаты турында мәгълүмат алдылар. Мусина Г.М. Тукай әсәрләренең алар белән танышкан һәркемдә ихлас мәхәббәт һәм ихтирам уятуын билгеләп үтте. Укучылар зур игътибар белән хикәяне тыңладылар һәм викторинада актив катнаштылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең шигырьләрен үзләре сөйләделәр, Г.Тукай әсәрләрендәге геройлар Шүрәле, Кәҗә һәм Сарык, Су анасы һәм башкалар белән таныштылар, автор әкиятләреннән күренешләр уйнадылар. Чара каллиграфия буенча мастер-класс белән тәмамланды, аның барышында балалар төрки-татар язуы һәм татар теле формалашуның төп этаплары турында белделәр. Габдулла Тукай иҗаты белән танышу балаларда аның әсәрләре белән кызыксыну уятты дип ышанасы килә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English