25 апрель көнне Болгар музей-тыюлыгының «Истәлекле билге» күргәзмә комплексы мөдире Сәлимова Г.и. Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган «Мин татарча сөйләшәм» дигән традицион чара үткәрде. Болгар цивилизациясе музеенда узган чара барышында балалар шагыйрьнең биографиясен игътибар белән тыңладылар, Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендәге «Кәҗә белән Сарык», «Акбай»әкиятләрен кызыксынып укыдылар.
Мондый чаралар балаларны мәдәни мирас белән таныштырырга һәм татар телен өйрәнергә ярдәм итә.
Чарада 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфтан 11 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English