26 апрель көнне «Музейлар урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. һәм экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Мусина Г. М. тарафыннан бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «туган тел дә, матур тел дә» дигән чара үткәрелде.
Балалар Г.Тукай тормышы, аның авыр балачагы һәм татар мәдәниятенә керткән зур өлеше турында белделәр, шагыйрьнең шигырьләрен татар телендә рәхәтләнеп укыдылар. Балалар әсәрләр буенча табышмакларга җаваплар бирделәр, «Бала белән Күбәләк» шигыренә инсценировка ясадылар, «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык»әкиятләреннән өзекләр әзерләделәр.
Чара «Г.Тукайны укыйбыз һәм беләбез»китаплар һәм эшләнмәләр күргәзмәсе белән тәмамланды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English