24 апрель көнне «музейлар урамы» бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән чара үткәрде.
Чара Г.Тукай тормышы, аның авыр балачагы һәм татар мәдәниятенә керткән зур өлеше турында сөйләүдән башланды. «Тукай тормышы һәм иҗаты» презентациясе күрсәтелде. Балалар шигъри минутта бик теләп катнаштылар: шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә «Туган тел», «Эшкә» һәм «Бала белән Күбәләк»шигырьләрен укыдылар.
«Шүрәле» һәм «Су анасы» командалары арасында конкурс үткәрелде, әлбәттә, дуслык җиңде. Катнашучылар әсәрләр буенча табышмакларга җаваплар бирделәр, «Бала белән Күбәк» шигырен сәхнәләштерделәр, «Шүрәле», «Кәҗә белән бәрән»әкиятләреннән өзекләр әзерләделәр.
Чара гомуми фото һәм «Г.Тукайны укыйбыз һәм беләбез» китап күргәзмәсе белән тәмамланды.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу