23 апрель көнне экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы Галимуллина Н. Р. «Болгар шифаханә интернат-мәктәбе» нең 3 класс 7 укучысы өчен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Кадерле өчпочмаклар» дигән чара үткәрде.
Чара барышында балаларга өчпочмаклы фронт хатлары үрнәкләренең матур презентациясе һәм имитациясе күрсәтелде. Балалар үткәндәге кайбер юлламаларның фрагментлары белән таныштылар, бу аларга ул ерак кырыс көннәрдә ватандашларыбызның хис-кичерешләрен күз алдына китерергә ярдәм итте. Хәтта иң өметсез хәлләрдә дә сугышчылар үзләренең якыннарына күңелне нечкәртерлек хатлар язарга үзләрендә көч тапканнар, һәм сугыштан соңгы еллар узгач та кайбер юллар һаман да йөрәккә үтеп керә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларындагы кебек, балалар гадәттәгечә хатларны өчпочмакларга салдылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу