20 апрель көнне Болгар музей –тыюлыгының Ахундов Н.О., Мусина Г.М. һәм Осинцева О. П. экскурсия бүлегенең фәнни хезмәткәрләре тарафыннан «Истә тотарга да куркыныч, онытырга да ярамый» дигән чара үткәрелде. Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында тыныч совет гражданнары арасында корбаннар һәм нацистлар җинаятьләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында кадетлар «геноцид» төшенчәсе, нацистлар тарафыннан Совет халкының геноциды тарихы белән таныштылар. Чара «Карпов П.А. исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» 7-10 сыйныфларда 18 укучы белән узды.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу