18 апрельдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Л.Сабирҗанова һәм «аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 10 укучысы өчен Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган «Тарих юллары буйлап» дигән чара үткәрелде.
Чарада катнашучылар бәйрәмнең 1984 елның 18 апреленнән билгеләп үтелүен белделәр. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең девизы: “Тарихи ватаныбызны саклыйк”дигән сүзләр булды.
Балаларга борынгы Болгар шәһәре, аның фортификация корылмалары, сәүдә элемтәләре, һөнәрләр һәм архитектура һәйкәлләре турында бик матур презентация күрсәтелде. Балалар рәсемнәр ясадылар һәм архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән пазллар җыйдылар, туган як тарихы белән бәйле матур риваятьләр һәм мифлар ишеттеләр.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу