16 апрельдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге мөдире Храмова Г.К. тарафыннан Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының 1 нче Болгар гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Болгар – Татарстан энҗесе» танып-белү чарасы үткәрелде. Укучыларга зур булмаган доклад һәм матур презентация тәкъдим ителде. Балалар Болгар тарих-археология комплексының 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе XIII – XIV гасырлардагы һәйкәлләрнең чынлыгын халыкара дәрәҗәдә тануны тәэмин иткән төп вакыйга булуын белделәр. Бу туристлар җәлеп итүчәнлегенең үсүенә, территорияләрне саклауның көчәюенә һәм объектларның сакланышына катгый мониторинг ясауга китерде. Чара музей-тыюлыкның хәзерге тормышы турында әңгәмә формасында дәвам итте.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English