17 апрельдә Болгар музей-тыюлыгы Главнова В. Н.ның экскурсияләрне оештыру бүлеге методисты тарафыннан Луганск шәһәренең 12 укучысы өчен Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган «Болгар һәйкәлләре-борынгы цивилизация шаһитлары» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.
Чарада укучылар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар һәм Идел Болгариясе дәүләте тарихы белән таныштылар, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгының урта гасыр мөселман архитектурасының дөньяда иң төньяк һәйкәле, XIII-XIV гасыр уртасындагы болгар-татар архитектурасының уникаль һәм бердәнбер үрнәге булуын белделәр. Аннары балалар борынгы шәһәр территориясе буйлап йөрделәр, анда сакланган архитектура корылмаларын күрделәр, «Һәйкәл төзеп кара» уенында катнаштылар, алынган мәгълүматны ныгыту өчен укучылар «Болгарга сәяхәт»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.