13 апрель көнне музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Храмов Д.П. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Болгар урта мәктәбенең» 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Күк турында хыялланып : Юрий Гагарин» дигән танып белү чарасы үткәрде.
Чара презентация ярдәмендә оештырылды һәм укучылар белән әңгәмә формасында узды. Слайдлар аша балалар 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагаринның җирлеләрдән беренче булып «Восток-1»корабында космик очыш ясавын белделәр. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә Гагаринның космоска очу көне бәйрәм – Космонавтика көне дип игълан ителде. Презентацияне караганнан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Шулай ук балалар космосны үзләштерү тарихы һәм космонавт һөнәре белән таныштырган кыска метражлы фильм карадылар.
Чарада 14 укучы катнашты.