11 апрельдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Ахундов Н О. Казаннан килгән студентлар өчен беренче кешенең космоска очуына 65 ел тулу уңаеннан «Дөньяда беренче – космоста беренче» дигән чара үткәрде.
Студентлар космос, кояш системасы, космик объектлар, йолдызлыклар символикасы һәм космик казанышлар турындагы күзаллауларны киңәйттеләр һәм ныгыттылар. Шулай ук Ю.А. Гагаринның очыш әзерлеге, космоста булган беренче хатын-кыз һәм башка космонавтлар турында белдек. 1961 елгы архив кадрлары күрсәтелде. Горурлык, патриотизм һәм үз-үзеңне үстерүгә омтылыш хисе формалаштыру өчен үсеп килүче буынга кешенең дөньякүләм масштабтагы казанышлары турында мәгълүмат бирү бик мөһим.
Чарада 19 кеше катнашты.