Болгар музей-тыюлыгы гадәттәгечә барлык кунакларны яңа ел чыршысы янында «Үткәннәр белән кышкы очрашулар» театральләштерелгән тамашасы белән каршы алды.
Очрашуларда Россиянең төрле почмакларыннан туристлар катнашты: Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Иркутск, Брянск, Сахалин, Ярославль, Чиләбе, Уфа, Казан кунаклар өчен яңа ел программасы, төрле экскурсия маршрутлары, интерактив экскурсияләр, конкурслар, мастер-класслар һәм, әлбәттә, чыршы янында биюләр әзерләнгән иде.
Яңа ел тылсымчысы Кыш Бабай үзенең оныгы Кар Кызы белән
ялкынлы яңа ел музыкасы астында конкурслар, уеннар һәм биюләр үткәрелде. Өлкәннәр дә, балалар да яңа ел шигырьләрен укыдылар, яңа ел җырларын җырладылар, традиция буенча чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.
Болгар цивилизациясе музеенда «Ханбикә яңа ел остаханәсе» интерактив мәйданчыгында теләүчеләр мастер-классларда катнаштылар һәм өстәл уеннары уйнадылар.
Кунаклар өчен шулай ук бармаклы курчаклар белән мастер-класслар үткәрелгән мәйданчык та күрсәтелде, кунаклар А.Алиш әкиятләре белән таныша алдылар.
Балалар һәм өлкәннәр ниндидер гаҗәеп, серле, мавыктыргыч һәм, һичшиксез, онытылмаслык маҗаралы сихернең бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм үзләренә искиткеч кәеф бүләк иттеләр.
Яңа ел-ул тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Бу бәйрәм һәркем өчен дә мөһим. Олылар, бәйрәм кәефен тоеп, яңадан әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның чын күңелдән соклануы һәм шатлыгы бу вакыйганы тулыландыра һәм матурлык өсти генә.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу