23 декабрьдә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге мөдире Г.Ю. Сәгыйрова «ТР Спас муниципаль районының 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Каз өмәсе» дигән интерактив чара үткәрде.
Бәйрәм Абдулла Алиш музеенда узды, анда 12 бала чын театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
Бу бәйрәм тамырлары белән бик борынгы заманнарга барып тоташа. Элек – электән көз ахырында, гадәттә беренче боз торганда, татар авылларында яшәүчеләр каз итен, каурый һәм мамыкны күмәкләп эшкәрткәннәр. Каз мамыгыннан мендәрләр, одеяллар, ә каз канатыннан камыр ризыкларын майлау өчен чуклар ясаганнар.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре милли киемнәрдә әлеге уникаль гамәлнең үзенчәлекле элементларын чагылдырган бу милли бәйрәмнең картинасын яңарттылар. Барысы да милли җырлар, биюләр, халык уеннары белән үрелеп барды, шулай ук балалар каз каурыеннан чуклар бәйләргә һәм каз мамыгыннан мендәрләр тутырырга өйрәнделәр. « Каз өмәсе » – күп кенә традицион татар бәйрәмнәренең берсе, аны киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк.
Программа азагында укучылар каз каурыйларыннан чуклар ясау буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English