17 декабрьдә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Осинцева О.П. Болгар шәһәренең «Башак» балалар бакчасы» ның өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре белән “Яңа ел уенчыклары дөньясында” дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар хәзерге Европа территориясендә барлыкка килгән Яңа ел чыршысын бизәү традициясенең барлыкка килү тарихын белделәр, шулай ук Яңа ел уенчыгының ничек барлыкка килүе һәм аларның нинди булуы турында сөйләштеләр. Балалар үзләренең чыршыларын нәрсә белән бизәргә яратулары, яңа ел уенчыклары турында сөйләделәр.
Чара азагында балалар иҗади биремнәр башкардылар-фәрештәләрне буядылар, алар белән яңа ел чыршысын да бизәргә мөмкин.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу