19 декабрьдә Болгар музей-тыюлыгы директоры Р.Р. Җиһаншин Мәскәү шәһәрендә узган «2025 елда «Россиянең музей маршрутлары» проектының нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар» пленар утырышында катнашты. Мәдәни чарага федераль, төбәк һәм муниципаль музейлар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук медиа, мәдәният һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендәге белгечләр җыелды.
Утырышның модераторы булып Россия Мәдәният министрлыгының музейлар һәм цирк сәнгатенә ярдәм департаменты директоры Елена Харламова чыгыш ясады. Ул узып баручы елның төп музей вакыйгалары турында сөйләде, шулай ук 2026 елда «музей маршрутлары» чараларын анонслады.
Россия Мәдәният министрлыгының музейлар һәм цирк сәнгатенә ярдәм департаменты директоры урынбасары Наталия Чечель 2025 елда Дәүләт каталогы белән эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурлап бәйрәм итү турында Россия Федерациясе Президенты каршындагы тарихи хәтер милли үзәге җитәкчесе, РФ иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Малышева сөйләде. Дискуссиядә шулай ук «Елисавета-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» фондының күзәтчелек советы рәисе Анна Громова һәм Россия Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Григорий Куранов катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу