18 декабрьдә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының КИМ урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Болгар – халык традицияләрен саклаучы» дигән күчмә интерактив чара үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга төрле һөнәрчелек мастер-класслары күрсәтелде: чүлмәкчелек, күн мозаика, агачка пешерү һәм рун символлары төшерелгән бөтиләре ясау. «Болгарча» махсус чәй әзерләү буенча гастрономия мастер-классында балалар үләннәрдән, чәчәкләрдән һәм җиләкләрдән хуш исле җыемны ничек дөрес төзергә икәнен белделәр.
Күңел ачу өчен «Алькерк» һәм «Тегермән» урта гасыр өстәл уеннары, шулай ук «үткәнгә сәяхәт» уены тәкъдим ителде, аның ярдәмендә балалар борынгы шәһәр урамнары буйлап йөри, аның артефактлары белән таныша алдылар.
Чарада 31 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English