17 декабрь көнне Болгар цивилизациясе музеенда «Музей урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л. Ш., фәнни хезмәткәр Мусина Г. М., экскурсовод Парамонычева Т. Н. һәм музей караучы Фәсхетдинова Т. Л. тарафыннан «А. Алиш әкиятләре буенча сәяхәт»дигән чара үткәрелде.
Укучыларга Абдулла Алишның әсәрләре буенча куелган курчак театрын күрсәттеләр.
Перчаткалы курчаклар белән куелган спектакль яшь тамашачыларга Алишның таныш һәм яраткан әкиятләренә яңача карарга мөмкинлек бирде. матур декорацияләр һәм музыкаль озата бару сихери атмосферас тудырды, балаларны әкият битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә тартты. Балалар геройларның маҗараларын кызыксынып күзәттеләр, аларның җиңүләренә шатландылар. Бу көн аларга сәнгатьнең якты һәм шатлыклы бәйрәме буларак истә калыр.
Чарада «аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 23 укучысы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English