2025 елның 12 апрелендә «Космоста беренче кеше» чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

12 апрель көнне Болгар музей –тыюлыгының хезмәткәре Ахундов Н.О. Яшел Үзән шәһәре укучылары өчен «мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында Космонавтика көненә багышланган «Космоста беренче кеше» дигән чара үткәрде.
Презентация күрсәтү барышында балалар 1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагаринның «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алуын һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасын орбиталь очып узуын белделәр. Җир тирәсендәге космик киңлектә очыш 108 минут дәвам итте. Шулай ук укучылар ачык космик киңлеккә беренче чыгу, «Луноход-1» миссиясе һәм беренче хатын-кыз космонавт турында белделәр.
Чарада катнашучыларга очышларга әзерлек, космонавтларны тукландыру һәм кирәкле күнекмәләр турында сөйләделәр.
Чарада 23 кеше катнашты.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек