11 апрель көнне Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Мусина Г.М. «Чишмә «балалар бакчасы» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күренекле татар мәгърифәтчесе, язучы һәм галим Каюм Насыйрига багышланган «Каюм Насыйриның халык зирәклекләре» дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар танылган мәгърифәтченең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштылар. Кечкенә экскурсия вакытында нәниләргә Каюм Насыйри белән бәйле әйберләр, аның календарьлары һәм китаплары күрсәтелде. Коръән музее экспозициясендә балалар үзләрен бөек мәгърифәтче яшәгән һәм иҗат иткән чор укучылары итеп хис итә алдылар. Очрашу балалар өчен «тәрбия китабы» («китап-әт-тәрбия») дигән үгет-нәсихәтләр уку белән тәмамланды, китап буыннан-буынга тапшырыла торган һәм татар халкының әхлакый нигезен тәшкил итүче әхлак кагыйдәләре, үгет-нәсихәтләр җыелмасы булып тора.
Чарада 13 кеше катнашты.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу