2025 елның 4 февралендә «Сталинград сугышы» батырлык дәресе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

4 февраль көнне музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Храмов Д.П. МББУ «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән 1 нче Болгар урта мәктәбе» укучылары өчен сугышчан дан көненә — Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнгә багышланган «Сталинград сугышы» батырлык дәресе үткәрде.
Батырлык дәресе презентация ярдәмендә оештырылды һәм укучылар белән әңгәмә формасында узды. 200 көн һәм төн – 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр – Сталинград сугышы дәвам итә. Сугышларның дәвамлылыгы һәм катылыгы, катнашкан кешеләр һәм сугыш техникасы саны буенча Сталинград сугышы ул вакытта дөнья тарихының барлык сугышларын да узып китте. Укучылар ни өчен немецларга нәкъ менә шушы шәһәрне яулап алу мөһим икәнен белделәр, Сталинградны саклаучыларның батырлыклары турындагы хикәяләр балаларда горурлык һәм рәхмәт хисләре уятты.
Ахырда шундый нәтиҗә ясалды: Идел буендагы сугышның кырыс көннәрендә совет гаскәрләре Россия гаскәренең иң яхшы традицияләрен саклап калганнар һәм арттырганнар, ә үсеп килүче буын безнең бабаларыбызның батырлыкларын белергә һәм истә тотарга, үз илебезнең тарихын хөрмәт итәргә тиеш!
Чарада 24 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек