2025 елның 4 февралендә «Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык» чарасы.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
4 февральдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Г.М. Мусина ТР Спас муниципаль районының «Ямбахты төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен Россиянең Хәрби дан көненә – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнгә багышланган «Сталинград: 200 көн батырлык һәм ныклык» чарасы үткәрде.
Сталинград оборонасы-сугышның иң героик битләреннән берсе. Татарстанлылар да шәһәр өчен бердәм сафта көрәштеләр.
Сталинград сугышы көннәре тагын шунысы белән дә игътибарга лаек: сугышчыларны берләштерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан командование СССР халыклары телләрендә фронт газеталары чыгару турында карар кабул итте.
Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы барышында иң зур сугышларның берсе һәм борылыш этабы булды.
Чара барышында балалар «1943 елның 2 феврале» истәлекле датасы турында белделәр, сугыш барышы, аның төп этаплары, шулай ук сугыш барышына йогынты ясаган хәрбиләр белән таныштылар. Укучылар презентация күрсәтү барышында Мамай курганына виртуаль экскурсия ясадылар. Алар Сталинград һәм Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңладылар.
Чара Болгар шәһәрлеге буйлап экскурсия белән тәмамланды, истәлеккә балалар китаплар алдылар. Дәрес барышында укучылар дәүләтебез, шулай ук туган як тарихыннан бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Чарада 17 укучы һәм 2 өлкән кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
