2025 елның 27 гыйнварында «Блокададагы Ленинградның көннәре һәм төннәре» мәгълүмати-танып белү чарасы.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
27 гыйнварда Болгар дәүләт музей-тыюлыгының болгар цивилизациясе музеенда «Болгар цивилизациясе музее» бүлеге мөдире Зарифуллина Т.Г. һәм музей караучысы Камаева Т. П. Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Блокададагы Ленинград көннәре һәм төннәре» мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрделәр.
Дәрес барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә кабызылган хәтер шәме янды. Балалар архив документларыннан өзекләр, Таня Савичеваның көндәлегеннән өзекләр, Ленинград блокадачысы, шагыйрә шигырьләрен кызыксынып, кызганып, кайгырып һәм горурланып укыдылар. «900 көн батырлык» документаль фильмын карап, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Фильм турында фикер алышуда актив катнаштылар, фильмның чын кадрларын уяткан хисләре, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Чарада 24 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу


