2024 елның 23 ноябрендә «Һәрвакыт әни булсын!» лекциясе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 23 ноябрендә Усманова Д. О. «Һәрвакыт әни булсын!» темасына лекция укыды.
Рәсми рәвештә Россиядә Әниләр көне бәйрәме күптән түгел барлыкка килде. 1998 елга кадәр безнең кадерле әниләребезнең бары тик бер генә бәйрәм көне булган – 8 Март. Әниләр көне бәйрәмен гамәлгә кую инициаторы булып Дәүләт Думасының хатын-кызлар, яшьләр һәм гаилә эшләре комитеты чыгыш ясады. Узган елларда Әниләр көне россиялеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде, анда әниләрне генә түгел, әбиләрне дә котлыйлар. Бәйрәмнең максаты-хатын-кызга карата сакчыл мөнәсәбәт традицияләрен саклап калу, гаилә нигезләрен ныгыту, һәр кешенең тормышында әнинең әһәмиятен аерым билгеләп үтү.
Лекция барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аны һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтү традициясе турында белделәр. Лекция ахырында балалар әниләр турында мультфильм карадылар һәм әниләренә бүләк итеп муенса ясадылар. Лекция уңай нотада тәмамланды, һәм балалар яхшы кәеф белән киттеләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек