2024 елның 18 ноябрендә А.Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятен сәхнәләштерү.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 18 ноябрендә «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Болгар музей-тыюлыгының «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сагирова Л. Ш. «Антошка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен проект командасы белән А. Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятен сәхнәләштерде. А.Алиш әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелек тәрбияләргә ярдәм итә, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Татар язучысының әкиятләре гади һәм хәтта иң кечкенә тыңлаучыга да аңлаешлы.
Балалар әкиятне игътибар белән һәм зур кызыксыну белән карадылар, әкият геройлары белән әңгәмәдә катнаштылар, актив һәм эмоциональ булдылар. Әкиятне күрсәткәннән соң, балалар бармаклы курчакларны киеп карарга һәм үзләрен әкият персонажлары ролендә сынап карарга теләделәр.
Чарада 17 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек