2024 елның 11 ноябрендә «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сагирова Л. Ш. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәре «Антошка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Мин әкият ясыйм»дигән чара үткәрде.
Балалар чарада А.Алишның «Каз һәм Аккош», «Бикбатыр — Биккуркак», «Умарта белән шөпшә» әкиятләрен тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, ә өйдә әти-әниләре белән әкият геройларын рәсемгә төшерделәр һәм буядылар.
Чарада 11 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English