2024 елның 27 октябрендә Ташбилге авылында һәйкәл ачу.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

Әлки районы территориясендә татар халкының эпиграфик мирасын, шул исәптән XIII-XIV гасырларга караган Идел буе болгарларының эпитафияләрен саклау буенча зур эш алып барыла. Татар Шәпкәсе, Иске Салман авыллары һәйкәлләре реставрацияләнде. Ташбилге авылы эпитафияләренә дә чират җитте.
Ташбилге зиратында үз вакытында илледән артык һәйкәл билгеләнгән. Сакланган эпитафияләр Кызыл Актай елгасының ике ярында да бар. Һәйкәлләрнең берсендә Чирмешән гидронимы укыла.
2024 елның 27 октябрендә Ташбилге Болгар зираты территориясендә һәйкәлләрне реставрацияләүне һәм зиратны төзекләндерүне тәмамлау уңаеннан чара узды. Лапаска ябык кабер ташларына хәзер начар һава шартлары куркыныч түгел.
Авыл халкы күп җыелганда Әлки районы башлыгы урынбасары, район имам-мөхтәсибе, тарихчы-тикшеренүчеләр Р.Г. Насыйров, Д. Г. Мөхәммәтшин һәм башкалар чыгыш ясады.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек