2024 елның 28-29 сентябрендә “Болгар. Үткәнгә сәяхәт”»
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2024 елның 28-29 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Болгар. Үткәнгә сәяхәт»
Ике көн тамаша ярышлары, балалар мәйданчыгы, ук турниры, урта гасыр һөнәрләре буенча мастер-класслар, тарихи ярминкә, театр тамашалары, дәртләндергеч биюләр һәм җанлы музыка. Кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләде, анда һәркем урта гасыр атмосферасына чума алды. Фестиваль мәйданчыклары дүрт тарихи чорга бүленә: Идел Болгариясе, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Рус дәүләте. XVII гасыр Мәскәү рейтерлары реконструкторларының, яңа Строй кавалеристларының утлы корал белән тематик бәрелешләре бөтен фестивальнең төп вакыйгасы булды. Реконструкторлар тамашачылар каршына Европа мушкетерлары образында килеп бастылар. Кунаклар өчен тарихи кухня әзерләделәр. Тамашачылар он ясый, яки, кабартма пешерә һәм татып карый алдылар.
Быел фестивальне беренче мәртәбә туристлык тармагының алдынгы предприятиеләре һәм профильле министрлыклар өчен «Идел берләштерә» эшлекле форумы белән тулыландырдылар.
Фестивальнең ике көне азагында фолк-төркемнәр концертлары узды. 28 сентябрь-традицион утлы шоу белән әкият булды.
“Болгар. Үткәнгә сәяхәт” актив гаилә ялын, сәяхәт һәм тарихны яраткан һәркемнең йөрәгендә җавап тапты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
