2024 елның 14 сентябрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова музей-тыюлык туристлары өчен «Идел Болгариясендә медицина үсеше тарихы»темасына чара үткәрде. Чарада 15 кеше катнашты.
X—XI гасырларда медицина халык медицинасыннан акрынлап профессиональ, фәнни медицинага әверелә. Медицина белемнәрен үстерүгә ул вакытта зур уңышларга ирешкән Көнчыгыш медикларының хезмәтләре йогынты ясый. Алар арасында иң зур галим Абу-Али Ибн Синаны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Хезмәтләре Шәрыкта популяр булган Болгар галим-медиклары хакында безгә кадәр килеп җиткән хәбәрләр зур кызыксыну уята. Болар-абыйлы-энеле Таҗетдин һәм Хәсән ибне Юныс Әл-Болгарилар. Алар агулы даруларга багышланган инша яздылар. Шулай итеп, болгар медицинасы тарихның бу чорында Көнчыгыш илләрендә дә билгеле була.
Чара барышында туристлар медицина үсеше тарихы турында элек хәзерге Татарстан территориясендә яшәгән халыкларда бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English