2024 елның 29 июлендә «А.Алиш әкиятләре» интерактив чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 29 июлендә «мәдәни шимбә» «Россия халыклары әкиятләре» проектын тормышка ашыру кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сагирова Люция Шамильевна «А.Алиш әкиятләре» дигән чара үткәрде. Балалар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда Идел Болгариясе тарихы белән таныштылар, коръән музеенда дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрделәр. Хан сукмагы буйлап йөреп, Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы хакимнәренең һәм фикер ияләренең исемнәрен белделәр.
Шулай ук балалар якташыбыз А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, «Умарта корты һәм шөпшә» әкиятен тыңладылар, 2023 елда конкурста катнашкан һәм призлы урыннар алган балаларның кул эшләре һәм рәсемнәрен карадылар.
Чарада 26 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек