2024 елның 23 июлендә «Елъязмалар янмый» музей дәресе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 23 июлендә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Л.Ш. Башкортостан Республикасыннан килгән 22 турист өчен «Елъязмалар янмый»дигән музей дәресе үткәрде.
Кол Гали-Идел Болгары шагыйре, «Кыйссаи Йосыф»лироэпик поэмасы авторы.
Кол Гали турында биографик мәгълүматлар аз һәм каршылыклы. Кол Гали Идел Болгарстанында, Зәй елгасы тамагындагы кечкенә бер авылда туа. Мәдрәсәдә укый, аннары Харәземдә. Озак еллар мөселман көнчыгышының мәдәни үзәкләре (Сүрия, Иерусалим, Мәккә) буйлап сәяхәт итә, озак еллар Биләрдә, Болгарда, Алабугада, Суарда, Кашанда яши. Аның рухани мулла дәрәҗәсе бар иде. 1236 елда Биләрдә монголлар һөҗүме вакытында һәлак булган дип уйланыла. Хәер, шагыйрь исән кала һәм 1241 елда үз үлеме белән үлә дигән фикер дә бар.
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы 1233 елда язылган. Әсәрнең тел үзенчәлекләре аның угызлар һәм кыпчакларның актив этномәдәни үзара бәйләнеше булган Түбән Идел буенда иҗат ителүен дәлилли.
Туристлар әсәрнең кыскача эчтәлеге белән таныштылар. Сорауларга җавап бирделәр, поэмадан өзекләр тыңладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек