2024 елның 19 июлендә «Туку станогы янында кунакта» интерактив чарасы.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2024 елның 19 июлендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Мусина Гөлия «Чишмә» балалар бакчасының әзерлек һәм өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүче 21 бала өчен «Туку станогы янында кунакта» интерактив чарасы үткәрде. Әлеге чара Бердәм фольклор көненә багышланган иде. Балалар сәнгать остаханәсендә булдылар, анда туку станогын, әзер эшләнмәләрне күрделәр һәм Идел буе туку традицияләре белән таныштылар. Һәр бала сувенирларны сәнгатьчә бизәү буенча мастер-класста катнашты һәм аны үзе белән истәлеккә алды. Соңыннан балаларга археология комплексының үзәк өлешендәге 13-14 гасыр архитектура һәйкәлләре буйлап экскурсия үткәрелде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
