2024 елның 11 апрелендә«Геройлар йолдызлык юлыннан» мәгълүмати дәрес.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2024 елның 11 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова тарафыннан укучылар өчен «Геройлар йолдызлык юлыннан» дигән мәгълүмати чара үткәрелде.
1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Ю.А. Гагарин «Восток» космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр җирне орбиталь очыш ясап, пилотлы космик очышлар чорын ача. Кешенең җир тирәли беренче орбиталь очышы хөрмәтенә 1962 елның апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән безнең илдә рәсми рәвештә Космонавтика көне билгеләнә. Ә инде 2011 елда бу көн БМО Генераль Ассамблеясе инициативасы буенча кешенең космоска очу халыкара көне дә булды.
Дәрес барышында укучылар кызыклы презентация мисалында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, космос турындагы фән үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган галимнәр һәм космонавтларның исемнәрен белделәр. Балалар викторинада актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм космос турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
