2024 елның 11 апрелендә «Космос турында» лекциясе.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2024 елның 11 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова 1нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 21 укучысы өчен «космос турында» лекция укыды.
12 апрель – кешенең космоска беренче очышы уңаеннан билгеләнгән дата. 1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасының орбиталь очышын ясый. Җир тирәсендәге космик киңлектә очыш 2 сәгатькә якын дәвам итте.
Юрий Гагарин исеме дөньяда киң танылды, ә беренче космонавт үзе вакытыннан алда майор исемен һәм Советлар Союзы Герое исемен алды һәм мәңгегә үзенең исемен дә, бу очышны да дөнья тарихына язып куйды.
1962 елның апрелендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән безнең илдә рәсми рәвештә Космонавтика көне билгеләнә. 1969 елда Халыкара авиация федерациясе 12 апрельгә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгели. Ә инде 2011 елда бу көн БМО Генераль Ассамблеясе инициативасы буенча кешенең космоска очу халыкара көне дә булды.
Лекция барышында укучыларга матур презентация күрсәтелде, алар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, космосны үзләштерү тарихы белән таныштылар. Укучылар шулай ук космос турындагы фән үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган галимнәр һәм космонавтларның исемнәрен дә белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу