2024 елның 3 апрелендә “Алтын келәт” лекциясе.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
2024 елның 3 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова тарафыннан «Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен «Алтын келәт» (Волга болгарларының ювелир сәнгате) лекциясе укылды. Лекциядә 19 кеше катнаша.
Зәркән эше-кыйммәтле материалларны эшкәртү һәм бизәнү әйберләре ясау сәнгате, декоратив-кулланма сәнгатьнең бер төре. Аның тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Кешеләр борынгыдан ук үзләрен бизәгәннәр, кабырчыклардан, ташлардан сулкылдаткычлардан, муенсалардан һәм беләзекләрдән ясаганнар. Аннары бизәкләр өчен материал булып металл: бакыр, бронза, алтын, көмеш, платина тора. Һәр чор бизәнү әйберләрен үзенчә ясаган, бу материалны сайлауда, аны эшкәртү ысулларында, техникада һәм сәнгать формаларының телендә чагылыш тапкан.
Лекция барышында балалар Идел буе болгарларының ювелир эшенең сәнгать буларак барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бизәнү әйберләре белән бәйле борынгы риваятьләр ишеттеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу