2024 елның 21 мартында «Нәүрүз мөбарәкбад»интерактив чарасы.
================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========
21 мартта Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л. Ш. Сагирова «Антошка» балалар бакчасы педагоглары белән берлектә тәрбияләнүчеләр өчен «Нәүрүз Мөбәрәкбад!» интерактив чарасы үткәрде.
Нәүрүз-яз, табигатьне яңарту, яңа ел, яңа тормыш башлану бәйрәме. Бу табигатькә табыну бәйрәме. Нәүрүз 21 мартта язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә.
Нәүрүз белән күп кенә традицияләр һәм гореф-гадәтләр бәйле. Бәйрәм алдыннан торакны тәртипкә китергәннәр, бәхәстә булганнар татулашканнар, һәм «Нәүрүз» килгәч, уңыш, иминлек килә, уңышсызлыклар, авырулар китә. Шуңа күрә бу көнне һәркем яхшы кәефтә булырга тырышты, иң яхшы теләкләр сөйләде, ә бәйрәм мәйданында җырладылар, биеделәр, төрле уеннар һәм ярышлар үткәрделәр.
Чарада балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, “Нәүрүз” сүзенең мәгънәсе, бәйрәмгә әзерлекнең ничек баруы, нинди сыйлар әзерләнүе турында белделәр.
Бәйрәм әкият геройларысыз үтмәде, алар бик күп кызыклы эмоцияләр өстәде. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар һәм чара ахырында татлы призлар алдылар. 37 бала катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу
