2024 елның 15 мартында «Шигърият искиткеч» чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 15 мартында Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н.Р. укучылар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигърият искиткеч » дигән чара уздырды.
Күптән билгеле булганча, шигърият матурлык атмосферасына чумарга ярдәм итә, күзаллауны үстерә, шулай ук төрле социаль процессларны, башка кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә. Сәнгатьле шигъри сүз кешегә тәэсир итү өчен гаҗәеп сәләткә ия.
Чара барышында балалар бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, болгар язма шигъриятенә нигез салучы – XII-XIII гасырлар чиге шагыйре Кул Гали турында белделәр, шулай ук аның легендар «Йосыф турында хикәя» иҗаты белән таныштылар. Бу әсәр татар халкының рухи дөньясына шулкадәр тирән үтеп кергән ки, Көнчыгыш дөньясында урта гасыр чорының иң популяр әсәрләренең берсе булып киткән.
Мәктәп укучылары, поэмадан аерым өзекләрне тыңлап, бу әсәр барлыкка килгән тарихи чорга кагылдылар дип әйтергә була. Поэманы укыганда балалар аерым геройларның гамәлләренә анализ ясыйлар, шуның белән үзләренә гыйбрәтле мисаллар алалар. Чара ахырында балалар тыңланган тема буенча викторинада бик теләп катнаштылар, барлык сорауларга да актив җавап бирделәр, тәкъдим ителгән материалның, бу урта гасыр шедеврын кабул итүнең катлаулылыгына карамастан, аларны кызыксындырганын исбатладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек