2024 елның 8 февралендә «Россия фән көне»лекциясе.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2024 елның 8 февралендә Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Ваһапов Р.З. Россия фән көненә багышланган студентлар өчен «Россия фән көне» лекциясен укыды.
1724 елның 8 февралендә хөкүмәт Сенаты Указы белән Петр I боерыгы буенча Россиядә фәннәр һәм сәнгать академиясенә, Россия империясенең беренче югары фәнни учреждениесенә нигез салына. 1925 елда ул СССР фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия фәннәр Академиясе дип үзгәртелә. 1999 елның 7 июнендә РФ Президентының 717 номерлы Указы белән 8 февраль бәйрәм итү датасы белән Россия фән көне билгеләнә.
Дәрестә балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар, илебез һәм дөньякүләм фәнни фикер үсешенә зур өлеш керткән күренекле россия галимнәре исемнәрен искә төшерделәр. Россия Биосфера турындагы тәгълиматны эшләгән, химик элементларның периодик системасы ачылган, дөньяда беренче тапкыр космоска җирнең ясалма иярчене җибәрелгән, кешенең космоска беренче очышы ясалган, дөньяда беренче атом станциясе файдалануга тапшырылган беренче ил булды. Әңгәмә барышында балалар фән прогрессның төп хәрәкәт итүче көче, милли икътисад, медицина, мәгариф һәм социаль өлкә үсешенең мөһим ресурсы булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек