2023 елның 10 ноябрендә «Һөнәрләр бәйрәме»күргәзмәсен ачу.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 10 ноябрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Һөнәрләр бәйрәме» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә X-XIV гасыр Болгар һөнәрчеләренең казанышларына багышланган.
Идел буе Болгариясе югары үсеш алган икътисадлы ил булган. Аның нигезен авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек җитештерүе, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил итә. X-XIII гасырлар башында Идел буе Болгариясе икътисадында шәһәр һөнәрчелеге бик мөһим роль уйный. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, ә башка илләргә дә чыгарыла.
Күргәзмәгә килүчеләр Идел буе болгарларының мөһим һөнәрләре белән таныша алачак: пыяла ясау, күн һәм сөяк кисү һөнәрләре, бронза кою, бакыр һәм тимерчелек эше, ювелир сәнгать һәм чүлмәкчелек һөнәрләре. Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан һөнәрчеләрнең көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек