2023 елның 25 маенда «Үткәнгә сәяхәт» чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 25 маенда Ульяновск шәһәренең 52 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы өчен Болгар музей –тыюлыгының экскурсияләрен оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан Россиянең Бөтендөнья мирасы көннәренә багышланган «Үткәнгә сәяхәт» дигән чара үткәрелде.
Интерактив-танышу чарасы барышында укучылар, Болгар цивилизациясе музеенда булып, болгарлар тарихы һәм Болгар шәһәре белән таныштылар, музейда тәкъдим ителгән күп санлы археологик табылдыкларны күрделәр. Балалар тарихны белү буенча тәкъдим ителгән биремнәрдә актив һәм зур кызыксыну белән катнаштылар, үзләрен «реставраторлар» ролендә сынап карадылар. Бу көнне балалар Болгар шәһәрчеге территориясендә 13-14 гасыр мөселман архитектурасының уникаль һәйкәлләрен күрделәр, алар белән бәйле борынгы риваятьләрне ишеттеләр, шулай ук һөнәрчелек остаханәләренә керделәр, анда халык-сәнгать кәсепләре белән таныштылар.
Кызыклы «Үткәнгә сәяхәт ” ясап, балалар яңа белемнәр дә алдылар, һәм, әлбәттә, бик күп якты тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек