2023 елның 16 мартында «Шигърият могҗизалы бит»чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 16 мартында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Галимуллина Н.Р. һәм Абдрахманова А.Р. «Болгар шифаханә мәктәп-интернаты» ның 1 класстагы 12 укучысы өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигърият могҗизалы бит» шигърият чарасы үткәрделәр.
Күптән билгеле булганча, шигърият матурлык атмосферасына чумарга ярдәм итә, күзаллауны үстерә һәм шулай ук төрле социаль процессларны, башка кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә. Сәнгатьле шигъри сүз кешегә тәэсир итү өчен гаҗәеп сәләткә ия. Баланы балачактан ук кыска балалар шигырьләренә генә түгел, ә чын, зур шигърияткә дә өйрәтү бик мөһим, ул балаларда әдәбиятка аерым, уйчан мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Чара барышында балалар бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, болгар язма шигъриятенә нигез салучы – XII-XIII гасырлар чиге шагыйре Кул Гали турында белделәр, шулай ук аның легендар «Йосыф турында хикәя»иҗаты белән таныштылар. Бу әсәр татар халкының рухи дөньясына шулкадәр тирән үтеп кергән ки, Көнчыгыш дөньясында урта гасыр чорының иң популяр әсәрләренең берсе булып киткән. Мәктәп укучылары, поэмадан аерым өзекләрне тыңлап, әсәрнең аерым геройларының гамәлләренә анализ ясаганнар һәм шуның белән гыйбрәтле мисаллар алганнар. Чара ахырында балалар әсәр сюжетлары белән рәсемнәрне рәхәтләнеп буядылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек