2023 елның 10 мартында «Якташ геройлар һәм очерк геройлары эзе буенча»чара.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 10 мартында Болгар музей тыюлыгының филиалы Сувар музее мөдире Н.М. Садриева Көек авылының китапханәсендә, мәктәп коллективы хезмәткәрләре өчен һәм укучылар өчен «Якташ геройлар һәм очерк геройлары эзләре буенча» чара үткәрде.
Нинель Мәсгут кызы чара барышында Абдулла Вафин батырлыгы белән таныштырды, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан башка якташлары турында да сөйләде.моннан тыш, бөек мәгърифәтче, галим, тарихчы, педагог һәм дин эшлеклесе Ш. Мәрҗани тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Очрашу ахырында яшьләр белән мондый очрашуларның мөһимлеге, яшьләрне патриотик тәрбияләүнең һәм Ватан тарихын һәм героик үткәнне өйрәнүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек