2023 елның 9 мартында «Хатын-кызлар көне»чарасы.

================ ======== =========== ============= =========== ========== ========== ============ ============= ============ =========== ==========

 

2023 елның 9 мартында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов тарафыннан «2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» 8 нче сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм тарихында яшь буынны агарту максатында Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә «Хатын-кызлар көне» чарасы үткәрелде.
Халыкара хатын – кызлар көне-үзе күпкырлы бәйрәм. Әлбәттә, бу бәйрәм ир-атларның хатын-кызларга карата яратуларын һәм хөрмәтләрен белдерү өчен кирәк. Ләкин бу XIX гасырның авыр вакытында һәм XX гасыр башында хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәш символы да.
Чара барышында мәктәп укучыларына Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме тарихы, аның барлыкка килүе, кешелек тарихының төрле чорларында хатын-кызларның хәле, шулай ук бу бәйрәмнең хәзерге әһәмияте турында сөйләделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

 

E-mail

Телефон

Имя

Дата прибытия

Количество человек